Фәррахова Гөлнара Рамил кызы
сайты
Татарча диктант
19нчы октябрь көнне бөтен дөнья буйлап дүртенче тапкыр “Татарча диктант” акциясе узды. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Дөньякүләм акциягә безнең мәктәп тә кушылды. Диктант тексты Г.Мөхәммәтшинның “Саумысыз,аккошлар!” әсәреннән алынган иде.
Халык костюмы көне
21нче сентябрь көнне мәктәбебездә Халык костюмы көненә багышланган чаралар узды. Укучылар Россия халыкларының костюмнары белән танышты. Соңыннан үзләре дә түбәтәй, калфак, читек, алъяпкыч бизәделәр.
Илһам канатында
21 нче мартта шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә зона күләмендә «Илһам канатында» яшь язучылар бәйгесе үткәрелде. Бу бәйге төбәгебезнең танылган шагыйре,Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин һәм С.Сөләйманова ис. премияләр лауреаты, “Чишмә” иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Таһир Шәмсуаровның юбилеена багышланган иде. Әлеге чарада мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучысы Гильманова Гүзәлия, тезмә әсәр номинациясендә катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
"Язык предков" конкурсы нәтиҗәләре
Туган тел көне уңаеннан уздырылган Халыкара "Язык предков" конкурсында мәктәбебезнең 7нче сыйныф укучысы Зарипова Зилә лауреат булды. Зиләне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Туган тел атналыгының нәтиҗәләре билгеле
26нчы февраль көнне Туган тел атналыгына нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр, иң актив катнашучылар грамоталар белән бүләкләнде. Атналык буенча китап ясалды. Фотолар
21нче февраль - туган тел көне
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
15нче февраль - Муса Җәлилнең туган көне
Мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан төрле чаралар уздырылды. Тулырак
Туган тел атналыгы
14нче февральдән 21нче февральгә кадәр мәктәптә туган тел атналыгы игълан ителде. Атналыкның планы