top of page

Туган тел һәм әдәбияты укытучысы

IMG_8646.jpg
раз.png

              Хөрмәтле хезмәттәшләр, сайт кунаклары!

     Сезне үземнең сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Әлегә укытучылык хезмәтендә тәҗрибәм зур түгел. Тик шулай да шушы вакыт аралыгында  тупланган материаллар белән уртаклашу максатыннан  әлеге сайтны булдырдым. Бәлки кайбер материаллар сезгә дә файдалы булыр. Киләчәктә бу сандыгым шактый тулыланыр дип өметләнәм.

   Фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне "Кунак бүлмәсе" битендә калдыра аласыз.

логотип длин — копия.jpg
полоска.gif
Просвещ.png
сайт.jpg
tugan-tel-1024x853.jpg

Туган телләр айлыгы 

Мәктәбебездә туган телләр айлыгы төгәлләнде, ләкин Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында төрле чаралар дәвам итә. Отчет

13.jpg

Татар халык ашлары көне

Укучылар татар кухнясы үзенчәлекләре белән танышалар. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк: чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш. Тулырак

1кл.jpg

Мин хәреф ясыйм

1 нче сыйныф укучылары татар алфавитының хәрефләрен сурәтлиләр. Бу аларга өйрәнелгән хәрефләрне ныгытырга ярдәм итә. Эш барышында балаларның иҗади сәләтләре үсә, татар теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләнә.

6кл.jpg

Минем туган телем

Укучылар татар кухнясы үзенчәлекләре белән танышалар. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк: чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш.

20210120_111800.jpg

"Иң яхшы укучы" конкурсы

Туган телләр айлыгы кысаларында 20 нче гыйнвар көнне 2 нче сыйныфта «Татар телендә иң яхшы текст укучы» конкурсы үткәрелде. Әлеге чараның максаты-укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау , сәнгатьле уку күнекмәләрен пропагандалау һәм популярлаштыру. Соңыннан иң яхшы укучыларга медальләр тапшырылды.

tugan-tel-1024x853.jpg

Туган телләр айлыгы (20нче гыйнвар-20нче февраль 2021нче ел)

 Туган телләр айлыгы кысаларында мәктәбебездә уздырылачак чаралар планы. Карарга

яз.jpg

ИГЪТИБАР!!! Татарча диктант "Яз" акциясе

 Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 2020 елның 26 сентябрендә онлайн форматта узачак. Диктант ТНВ“ һәм „ТНВ-Планета“ телеканалларында  Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә туры эфирда укылачак. Тулырак

Флешмоб минем тукай.jpg

26нчы апрель   - Г.Тукай туган көн

Мәктәбебез укучылары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан Г.Тукайның туган көненә багышлап оештырылган #МинемТукай флешмобында катнаша.

туган тел.jpg

Мәктәптә туган тел атналыгы төгәлләнде

15нче февральдән 21нче февральгә кадәр уздырылган туган тел атналыгына нәтиҗә ясалды. Фотолар

21fev.jpg

21нче февраль - Туган тел көне

1 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. 

выставка джалиль.jpg

15нче февраль - герой-шагыйрь М.Җәлилнең туган көне

Мәктәптә  Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына  багышланган күргәзмә булдырылды, рефератлар якланды, "Хәтер китабы" исеме астында иҗади остаханә эшләде.     Фотолар

i-tugan-1.jpg

Туган тел атналыгы

15нче февральдән 21нче февральгә кадәр мәктәптә туган тел атналыгы игълан ителде.      Атналыкның планы 

учит тат яз.jpg

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы конкурсы

5нче декабрьдә Россиякүләм "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" конкурсының муниципаль этабы узды. Гөлнара Рамил кызы лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!   

Иделем акчарлагы.jpg

"Иделем акчарлагы" бәйгесе

Мәктәбебезнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Фәррахова Гөлнара Рамил кызы Республикакүләм "Иделем акчарлагы - 2019" бәйгесендә катнашып, "Проза" номинациясендә 3нче урынга лаек булды. Афәрин!

Без бәйгедә

bottom of page